Юбилейлары белән котладылар!

2022 елның 27 мае, җомга

Бу көннәрдә шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәннәре Билалова Мөзәянә Нигъмәтулла кызы һәм Ромм Валентина Ивановна үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Мөзәянә Нигъмәтулла кызы Баулы районында туган. Сугыш елларында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен рәис разнарядкасы буенча басуга чакырып йөри. Шәһәр төзелеше елларында Лениногорскига күченеп килә. АТХ-11дә, аннан соң күп еллар «Лениногорскнефть» идарәсенең Мәдәният сараенда гардеробщица булып эшли. Юбилярны Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова котлады.  Котлауга «Лениногорскнефть» идарәсенең Ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев һәм 6 нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова да кушылды.
   

Валентина Ивановна Бөгелмә шәһәрендә туа. 1956 елда инженер-геолог һөнәре буенча Свердловск тау институтына укырга керә. 1958 елда Лениногорскка кайта, «Иркеннефть» тә эшли. "Татнефть" системасында күпьеллык хезмәте өчен күп санлы Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре бар. Юбилярны «Лениногорскнефть» идарәсенең ветераннар Советы һәм 9 нчы ТОС рәисе урынбасары Ольга Зотова котлады.
    Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярларны район башлыгы һәм депутатлар корпусы исеменнән җылы котлады, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер теләде, шулай ук  бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International