2022 елның 25 маенда 12 сәгать 10 минутта 66 нчы янгын сүндерү пунктына Лениногорск муниципаль районы, Шөгер авылы, Салих Сәйдәшев урамы, 15 нче йорт адресы буенча янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Янгын нәтиҗәсендә бер фатирлы торак йорт тулысынча янып бетә. Беренчел сәбәбе-электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
ТР Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге торак йортта электр үткәргечләрнең торышына аерым игътибар итүне сорый.
- төзек булмаган электр җиһазларын эксплуатацияләү тыела;
- зарарланган яки үзсаклагыч үзлекләрен югалткан чыбыклар һәм кабельләр кулланырга ярамый;
- зарарланган электр әйберләреннән файдаланмагыз;
- электр чыбыкларын һәм кабельләрне бәйләргә һәм борырга ярамый;
- электр яктырткычларны (лампалар) кәгазь, тукыма һәм башка ягулык материаллары белән капламагыз;
- радио-һәм телефон чыбыкларын электр челтәре сыйфатында кулланмагыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!