Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәү янгынга китергән

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

30 май көнне, ягъни бүген иртән 4 сәгать 58 минутта 66нчы янгын сүндерү бүлегенә Лениногорскида Мурзин урамында мунча януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләрне хуҗа каршы ала. Аның әйтүенчә, мунчада газ баллоннары да, кешеләр дә юк. Мунча түбәсенең бер өлеше ишелеп төшкән була. Янгынның башка биналарга күчү куркынычы булмый. Зыян күрүчеләр юк.

Янгынның беренчел сәбәбе – мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. 

Хөрмәтле лениногорскилылар! Янгын күзәтчелеге профилактика бүлеге сезне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International