Лениногорскида чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 28 мае, шимбә

28 майда Россиядә Чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан шәһәрдә чик сакчылары янә бергә җыелдылар: Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, хәрби дан паркында сугышчы - чик сакчылары һәйкәле янында митинг булды.

Чарада Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Ул хәрбиләрне һәм чик буе гаскәрләре ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Җыелганнарга сәламләү сүзләре белән шулай ук район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь һәм якташыбыз, чик буе гаскәрләренең гамәлдәге полковнигы Илшат Кашапов мөрәҗәгать иттеләр. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, бу - безне берләштерә торган зур бәйрәм. Барысына да нык сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.

Тантаналы шартларда «Актив хәрби-патриотик эш өчен» һәм «Чик буе гаскәрләре ветераны» медальләре тапшырылды.

Бәйрәм алдыннан балалар арасында патриотик тематикага рәсем конкурсы игълан ителде, чарада җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Мәдәният сараеның үзешчән артистлары һәм иҗат төркемнәре чыгыш ясады, иң кечкенә артистлар – 14 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иде.

Чара ахырында чик сакчылары һәйкәленә венок һәм чәчәкләр салдылар. Һәлак булган чик сакчылары  бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International