Бу бәйрәм Россиядә 2006 елдан бирле билгеләп үтелә, ул күршеләрчә мөнәсәбәтләрне, күршеләргә ярдәм күрсәтүне, ялгызлык һәм изоляция белән көрәшне, күршеләрчә аралашуны яхшыртуга юнәлдерелгән.
Әлеге бәйрәм кысаларында бүген шәһәр микрорайоннарының ишегалларында һәм урамнарында территориаль иҗтимагый үзидарәләр активистлары проектлар һәм акцияләрне тормышка ашырдылар. Иртәдән Күршеләр көне белән котлаулар телеграмма-каналларда һәм ВКонтакте төркемнәрендә барлыкка килде.
2 нче ТОС «Күршеләр спорты» акциясен үткәрде, анда төрле яшьтәге күршеләр велоюлда һәм туристик сукмакта үз сәләтләрен күрсәттеләр.
5 нче ТОСта ялгыз яшәүче Заркаева Нурсинә Газизулла кызын бәйрәм белән котладылар.
Бәйрәмне «Долголетие" үзәгендә шөгыльләнүче 13 нче ТОС пенсионерлары актив каршы алды.
4 нче ТОС күршеләре бәйрәм өстәле артына җыелды, тәмле ризыклар рецептлары белән уртаклаштылар.
12 нче ТОСның төрле һөнәр ияләре бәйрәмгә үз карашларын белдерделәр.