Лениногорск муниципаль районы территориясендә 20 мәктәп маршруты эксплуатацияләнә, алар буенча көн саен халкы аз булган авыллардан база мәктәпләренә 500ләп бала автобус белән йөри.
Елга ике тапкыр мәктәп маршрутлары буенча урам-юл челтәренең торышын тикшерү үткәрелә. Юл катламының, юл билгеләренең, күперләрне тотып торучы юл билгеләренең торышына һәм күрүчәнлекне тәэмин итү шартларына аерым игътибар бирелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, «Главтатдортранс» ДКУ, «Татнефтедор» ҖЧҖ Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе, «Чирмешән АТП» ААҖ, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре составындагы Комиссия мәктәп маршрутларының торышын тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелде, алар җитешсезлекләрне бетерү өчен автомобиль юлларын баланс тотучыларга җибәреләчәк. Мәктәп маршрутлары буенча урам-юл челтәренең торышы алга таба да ЮХИДИ бүлекчәсе һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия контролендә булачак.