Лениногорскиның "Яшьлек" паркында Урам сәнгате көне үтте

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Лениногорскиның "Яшьлек" паркында Урам сәнгате көне үтте. Яшь егет һәм кызлар үзләренең  сәләтләрен күрсәттеләр. Егетләр самокат һәм скейтта ярышса, кызлар биюдә сынатмады. Ул брейк, батл дисеңме. Хәтта, күрше шәһәрдән - Бөгелмәдән дә егет-кызлар килгән иде. Урам көне күңелле һәм истә калырлык булды.

Бу - шәһәрнең Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсында катнашуы кысаларында оештырылган икенче чара.  Әлеге конкурста җиңү яулаган очракта шәһәрдә буалар каскадындагы «Яшьлек» паркы яңартылачак.

Быел Татарстан Бөтенроссия конкурсында алтынчы тапкыр катнаша. 2018 елдан алып 2021 елга кадәр вакыт эчендә республикада 32 иҗтимагый киңлек җиңүче булды, шуларның 26сы инде гамәлгә ашырылды. Федераль бюджеттан грантларның гомуми суммасы 2 млрд.сумнан артык. 2022 елда конкурста 7 шәһәр катнаша: Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Лениногорск, Болгар, Алабуга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International