ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Тюбингта шуу иң травмалы ял төре булып санала. Кышкы сезон ачылганнан бирле үзәк район хастаханәсенә тюбингта шуганда җәрәхәт алган 4 кеше мөрәҗәгать иткән инде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итәбез. 

Лениногорск муниципаль районында  "Яңа ел бизәкләре" смотр-конкурсы игълан ителде. Бәйгенең максаты-фасадларның, витриналарның, сәүдә залларының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның керү зоналарының эстетик чагылышын арттыру, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан шәһәрдә бәйрәм кәефен булдыру, предприятиеләр янындагы территорияне төзекләндерү, бәйрәм атмосферасын булдыру һәм киләчәктә республика конкурсында катнашу.

Дүшәмбе иртәсе атналык «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсеннән башланды, аны Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук шәһәр һәм район Советы һәм башкарма комитетлары урынбасарлары катнашты.

Татарстаннның бер районында дача йортында төнлә янгын чыккан. Йорт хуҗасы янгын хәбәр иткеч тавышына уянган. Баштан үзе сүндереп карый, аннары, җиңә алмаслыгын аңлагач, янгын сүндерүчеләр чакырган. 

Күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, бәйрәмнәр  чорында янгыннар һәм аларда кешеләр һәлак булу саны, гадәттә, кискен арта. Бу күп очракта кешеләрнең психологик кәефе белән бәйле, алар мондый чорларда, эш көннәре вакытында тупланган стрессны ташларга омтылып, уяулыкларын һәм концентрациясен шактый киметәләр. Бигрәк тә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында   хәвеф-хәтәрләрнең артуы күзәтелә.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге базасында педагог-психолог Д.Р.Мортазина һәм табиб -эпидимеолог А. Н. Әхмәтова яшьләр өчен спидка карлы чара үткәрде. 


4
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2022 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә:


3
декабрь, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 4 декабрендә  урыны белән томан  көтелә.

Томан вакытында:


2
декабрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә институтын ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән күп чаралар үткәрелә һәм шундый чараларның берсе - «юбилейлы сан» парларын хөрмәтләү.

Мэриянең утырышлар залында Евгений Благодаров рәислегендә Лениногорск муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы узды. Иҗтимагый совет эшендә Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International