Игътибар! Лениногорск районында «Яңа ел бизәкләре»смотр-конкурсы башланды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Лениногорск муниципаль районында  "Яңа ел бизәкләре" смотр-конкурсы игълан ителде. Бәйгенең максаты-фасадларның, витриналарның, сәүдә залларының, предприятиеләрнең һәм оешмаларның керү зоналарының эстетик чагылышын арттыру, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан шәһәрдә бәйрәм кәефен булдыру, предприятиеләр янындагы территорияне төзекләндерү, бәйрәм атмосферасын булдыру һәм киләчәктә республика конкурсында катнашу.

Иң яхшы бәйрәм бизәлешенә смотр-конкурс берничә номинация буенча үткәрелә.Җиңүчеләргә Дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылачак. 

Конкурста катнашу өчен гариза бирергә кирәк. Ул Нигезләмә нигезендә 2022 елның 1 декабреннән 16 декабренә кадәр эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Нигезләмәсе: http://Положение конкурса >>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International