Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә институтын ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән күп чаралар үткәрелә һәм шундый чараларның берсе - «юбилейлы сан» парларын хөрмәтләү.
2022 елның 2 декабрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 500нче пар-Нуруллин Дамир һәм Мария гаиләсе язылышты.
Әлеге күркәм вакыйга белән Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече язылышу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Тынычлык, якты һәм бәхетле гомер яшь гаиләгә!