Күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, бәйрәмнәр чорында янгыннар һәм аларда кешеләр һәлак булу саны, гадәттә, кискен арта. Бу күп очракта кешеләрнең психологик кәефе белән бәйле, алар мондый чорларда, эш көннәре вакытында тупланган стрессны ташларга омтылып, уяулыкларын һәм концентрациясен шактый киметәләр. Бигрәк тә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында хәвеф-хәтәрләрнең артуы күзәтелә.
Бу чорда халык тарафыннан пиротехник эшләнмәләрне – төрле фейерверклар, ракеталар, фонтаннар, бенгаль утларын куллану шактый арта. Аларны сатып алганда сак булыгыз, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез, махсус кибетләрдән генә алыгыз.
Янгынга каршы режимны бозучыларга Россия Федерациясе законнары нигезендә штраф рәвешендә административ җаваплылык кулланылачагы турында да белеп торыгы