Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге базасында педагог-психолог Д.Р.Мортазина һәм табиб -эпидимеолог А. Н. Әхмәтова яшьләр өчен спидка карлы чара үткәрде.
Әлеге чараны уздырганда яшьләрнең актив тормыш позициясен формалаштыруга, ВИЧ – инфекция куркынычыннан саклануга һәм инфекцияне булдырмау мөмкинлегенә басым ясалды. Балалар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
Ахырда фильм күрсәтелде, тәкъдимнәр бирелде һәм буклетлар таратылды.