Мэриянең утырышлар залында Евгений Благодаров рәислегендә Лениногорск муниципаль районының Иҗтимагый советы утырышы узды. Иҗтимагый совет эшендә Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: шәһәр һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен кайнар туклануны оештыру, Иҗтимагый совет составына үзгәрешләр кертү һәм Иҗтимагый совет рәисен сайлау.
Беренче мәсьәлә буенча Мәгариф идарәсе башлыгы Вагиз Санатуллин һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Людмила Наумова чыгыш ясады.
Иҗтимагый совет әгъзалары узып баручы елда мәктәптә туклануны оештыру буенча барлык кимчелекләр турында фикер алыштылар һәм киләчәккә өстенлекләр һәм бурычлар билгеләделәр.
Район башлыгы туклануны оештыруга һәм продукциянең сыйфатына карата ата-аналардан шикаятьләр килү-килмәү белән кызыксынды.
Икенче мәсьәлә буенча шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова чыгыш ясады. Ул яңартылган Иҗтимагый совет составын әйтеп үтте..
Ахырда совет әгъзаларының карары белән Иҗтимагый совет рәисе итеп Гөлфия Акдас кызы Арсланова билгеләнде. Гөлфия Акдас кызын яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлыйбыз!