Татарстаннның бер районында дача йортында төнлә янгын чыккан. Йорт хуҗасы янгын хәбәр иткеч тавышына уянган. Баштан үзе сүндереп карый, аннары, җиңә алмаслыгын аңлагач, янгын сүндерүчеләр чакырган.
Өегездә янгын куркынычы булу турында үзегез һәм якыннарыгызны кисәтү өчен янгын турында автоном хәбәр иткеч куярга киңәш итәбез, шул рәвешле сез үзегезне һәм якыннарыгызны фаҗигадән саклаячаксыз!
- хәбәр иткечнең төп бурычы - сез ял иткән вакытта хәвефле хәбәр сигналын бирү, шуңа күрә ул, беренче чиратта, йокы бүлмәләренә яки янгын чыганагы (кухня бинасы)килеп чыгу ихтималы аеруча зур булган бүлмәләргә урнаштырылырга тиеш;
- кагыйдә буларак, янгын турында хәбәр иткечне урнаштыруның иң кулай урыны - түшәмдә бүлмә уртасында.
Үз-үзегезне саклау инстинктына таянмагыз - янгын турында автоном хәбәр иткеч сатып алыгыз, шул рәвешле, сез үзегезне һәм якыннарыгызны фаҗигадән саклаячаксыз!