ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2023 ел
җомга

6 апрельдә Лениногорск районының "Исток-башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Светлана Мосолова социаль хезмәт алучылар белән «Үзеңне туберкулездан сакла»дигән әңгәмә үткәрде.

2023 елның 04 апрелендә Лениногорск районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды. Конкурсны уздыру комиссиясен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкләде, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Марат Гаязов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекләрне химизацияләү һәм саклауның инновацион юнәлешләрен кертү секторы мөдире Ленар Галиев, Лениногорск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Шамарданов И.А.,  Гостехнадзор, Россельхозцентр, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары катнашты.

«Татнефть»ЦПК ЧОУның Лениногорск филиалы юлдан тыш мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләп чыгарды. ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр.


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

6 апрельдә Лениногорск муниципаль районының аз комплектлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларына методик ярдәм үзәге утырышы узды. Тәрбиячеләр дәреснең видео - фрагментын, мастер-классларны, эш тәҗрибәсеннән презентацияләрне, мотивацияле, эшлекле уеннарны күрсәттеләр, утырышның игълан ителгән темасы буенча үзләренең педагогик тупланмалары белән актив уртаклаштылар.

Яз көне, кар җылынуга, озын  кыштан арыган шәһәр кешеләре дачаларга һәм урманнарга, саф һава суларга, яшеллеккә сокланырга, ял итәргә ашыга.

«Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»  Татарстан Республикасы Законы нигезендә 21 апрель – Ураза бәйрәме Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көне булганга күрә, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба-КФҮ ДБУ ) бүлекләрнең эш графигын бирә:

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

7 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

30 апрельгә кадәр «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»программасы буенча гариза бирү кампаниясе һәм яңадан теркәү бара.

Татарстан Социаль фонды ел башыннан йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган 6800 дән артык әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе рәсмиләштерде. Гомумән алганда, ел башыннан аларга  872,3 млн сумнан артык акча күчерелгән.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балалар күзлегеннән - тариф»дигән конкурс үткәрү турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International