"Татнефть" ЦПК ЧОУның Лениногорск филиалында юлдан тыш мототранспорт чаралары йөртүчеләренең имтиханы узды

2023 елның 7 апреле, җомга

«Татнефть»ЦПК ЧОУның Лениногорск филиалы юлдан тыш мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләп чыгарды. ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр.

Имтиханнарга заявка биргән 5 курсантның барысы да аны уңышлы тапшырды.

Материалларны Дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенә тапшырганнан соң, алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International