Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Үзеңне туберкулездан сакла" темасына әңгәмә үтте

2023 елның 7 апреле, җомга

6 апрельдә Лениногорск районының "Исток-башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Светлана Мосолова социаль хезмәт алучылар белән «Үзеңне туберкулездан сакла»дигән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәнең максаты-балигъ булмаганнарга туберкулезны профилактикалау, бу авыруның үзенчәлекләре, йогышлы авыру йоктыру юллары һәм бу инфекция белән көрәш чаралары турында мәгълүмат җиткерү.

Әңгәмә барышында социаль педагог туберкулезның беренче билгеләре, туберкулез йоктыруның куркыныч һәм авыр нәтиҗәләре, сәламәтлек өчен бердәм җаваплылык тәрбияләү; үз-үзеңне саклау тәртибе күнекмәләрен булдыру, профилактик тикшерүләрне мәҗбүри үтү кирәклеген аңлау турында сөйләде. Чара ахырында катнашучыларның барысына да мәгълүмат буклетлары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International