Лениногорск муниципаль районының аз комплектлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларына методик ярдәм үзәге утырышы

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

6 апрельдә Лениногорск муниципаль районының аз комплектлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларына методик ярдәм үзәге утырышы узды. Тәрбиячеләр дәреснең видео - фрагментын, мастер-классларны, эш тәҗрибәсеннән презентацияләрне, мотивацияле, эшлекле уеннарны күрсәттеләр, утырышның игълан ителгән темасы буенча үзләренең педагогик тупланмалары белән актив уртаклаштылар.

Методик берләшмәдә катнашучылар һәм кунаклар фикерләрен уртаклашып, аз комплектлы бакча педагогларына методик ярдәм үзәгенең чираттагы утырышын нәтиҗәле һәм практик яктан файдалы дип таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International