Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балалар күзлегеннән - тариф»дигән конкурс үткәрү турында игълан итә.
Үткәрү вакыты: 2023 елның 1 апреленнән 2023 елның 30 апреленә кадәр.
Конкурс укучыларны тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендәге дәүләт комитеты эшчәнлеге белән таныштыруга, балаларның күзаллауларын киңәйтүгә һәм яңаны белергә дәртләндерүгә юнәлдерелгән.
Конкурста Татарстан Республикасының 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Конкурс эшләре ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетына - Карл Маркс урамы, 66 йорт адресы буенча яки түбәндәге электрон почта аша җибәрелә: Alsu.Ziyakova@tatar.ru.
Җиңүчеләр «Татарстан тарифлары» Telegram - каналында 2023 елның 31 маена кадәр ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүматны конкурс турындагы Нигезләмәдә карагыз.
Белешмәләр өчен телефоннар: 221-82-29, 221-82-97
Конкурс турында нигезләмә>>