Лениногорскида язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды

2023 елның 7 апреле, җомга

2023 елның 04 апрелендә Лениногорск районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды. Конкурсны уздыру комиссиясен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкләде, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Марат Гаязов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекләрне химизацияләү һәм саклауның инновацион юнәлешләрен кертү секторы мөдире Ленар Галиев, Лениногорск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Шамарданов И.А.,  Гостехнадзор, Россельхозцентр, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары катнашты.

Хуҗалыкларның әзерлеген бәяләү техник әзерлек, тракторчы-механизаторлар, ярдәмче персонал белән тәэмин ителеш, ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар белән тәэмин ителеш юнәлешләре буенча үткәрелде.

Хуҗалыкларның техник әзерлеген бәяләгәндә ремонт эшләренең сыйфатына, техниканың төзеклегенә, техник хезмәт күрсәтүне үткәрүгә, үзйөрешле машиналарны һәм прицепларны ел саен техник карап чыгуга, аларның янгын куркынычсызлыгы чаралары, медицина даруханәләре белән тәэмин ителешенә зур игътибар бирелде.

Механизаторлар белән әңгәмәләр барышында комиссия әгъзалары хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм техникага һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатмалар бирделәр.

Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча әзерлек буенча иң яхшылары дип «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Маркс» ҖЧҖ һәм И. М. Ганиев КФХ оешмалары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International