ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2024 елның 5-9 февралендә Алабуга шәһәрендә эшче һөнәрләрне популярлаштыру, яшьләрдә сайланган һөнәр белән кызыксынуны үстерү һәм үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклау максатыннан «Алабуга-skills» (алга таба – Конкурс) ачык республика һөнәри осталык конкурсын уздыру турында хәбәр итә.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

26 декабрьдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил,  бозлавык көтелә.

Лениногорск районына Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар кыска вакытлы ялга кайтуларын дәвам итәләр. Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов тагын бер төркем егетләр белән очрашты. 

Декабрьдә күпләр яңа срокка балаларга бердәм пособие рәсмиләштерү өчен гариза бирә. Январь аенда яшәү минимумы үзгәрәчәгенә тагын бер кат игътибар итәбез. 

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә «эшлекле дүшәмбе»  киңәшмәсе узды.

27 декабрьгә кадәр сезгә «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына Лениногорск шәһәре, Кутузов ур., 1 йорт, 28 каб адресы буенча хезмәт хакы буенча бурычларны түләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.  8:00дән 17:00гә кадәр,  төшке аш 12.00-13.00.

Агымдагы елның 22 декабрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда хәл иттеләр. Практик өлешендә имтихан тапшыручыларның басуда транспорт йөртү күнекмәләре тикшерелде.

Балалар фейерверкларны һәм салютларны бик яраталар. Ләкин, бәйрәм көннәрендә травматология пунктларына мөрәҗәгать итү статистикасына караганда, күп кенә ата-аналар үз балаларына пиротехник әйберләр уенчык түгеллеген һәм фейерверклар белән бик сак эш итәргә кирәклеген аңлатмыйлар. Сүз уңаеннан, 14 яшькә кадәрге балаларга пиротехниканы сату бөтенләй тыела. Балагызга бу турыда аңлатыгыз һәм  куркынычсызлык техникасы белән таныштырыгыз.

Бүген Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Ситдыйковлар Шакир Салих улы һәм Рим Мостафа кызын хөрмәтләделәр. Алар - ярты гасыр бергә! 


24
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 25 декабрендә көчле җил, буран, юеш кар яву көтелә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International