Балалар һәм пиротехника! Аеруча сак булырга кирәк!

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Балалар фейерверкларны һәм салютларны бик яраталар. Ләкин, бәйрәм көннәрендә травматология пунктларына мөрәҗәгать итү статистикасына караганда, күп кенә ата-аналар үз балаларына пиротехник әйберләр уенчык түгеллеген һәм фейерверклар белән бик сак эш итәргә кирәклеген аңлатмыйлар. Сүз уңаеннан, 14 яшькә кадәрге балаларга пиротехниканы сату бөтенләй тыела. Балагызга бу турыда аңлатыгыз һәм  куркынычсызлык техникасы белән таныштырыгыз.

Моның өчен берничә кагыйдәне истә тотарга һәм үтәргә кирәк:

Мәсәлән, пиротехника һәм фейерверкларны махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз 

Беркайчан да пиротехник әйберләрне фатирда кулланмагыз, алар агулы матдәләр бүлек чыгаралар

Фейерверкларны йортлар янында һәм көчле җил булганда кулланырга ярамый

Салютларны эшләтеп җибәргәндә, петардаларны кешеләргә яки үз-үзеңә юнәлтергә ярамый

Балаларның пиротехник әйберләргә якынлашуына юл куймагыз, чөнки бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International