Агымдагы елның 22 декабрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда хәл иттеләр. Практик өлешендә имтихан тапшыручыларның басуда транспорт йөртү күнекмәләре тикшерелде.
Имтихан тапшырырга килгән 17 курсантның 13е аны уңышлы тапшырды. Тиздән алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар.