Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды.
Барлык җитәкчеләр узган атнада башкарылган эшләр турында хәбәр иттеләр, шулай ук алдагы атнага һәм Яңа ел бәйрәмнәренә бурычлар куйдылар, барлык хезмәтләрнең дежурлык графигы белән таныштырдылар.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан халыкның тормыш иминлеген тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм шәһәр һәм районда юлларны кардан чистарту хезмәтләре эшенә зур игътибар бирелә.
Җаваплы оешмаларның барлык җитәкчеләренә район башлыгы киләсе көннәр карлы булырга вәгъдә итүгә бәйле рәвештә карны вакытында һәм сыйфатлы чистарту эшен оештыру бурычын куйды.
Янгынга каршы вәзгыять өчен җаваплы хезмәтләрнең эшләрен көчәйтергә, автомат янгын хәбәрчеләрен урнаштырырга, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә багышланган чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә, дигән бурычлар куелды.