Район башлыгы Рәгать Хөсәенов кабат мобилизацияләнгәннәр белән очрашты

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Лениногорск районына Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар кыска вакытлы ялга кайтуларын дәвам итәләр. Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов тагын бер төркем егетләр белән очрашты. 

Очрашуны ачып, Рәгат Хөсәенов егетләргә хәрби хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, илдәге катлаулы вәзгыятькә карамастан, районның социаль-икътисади үсешенә кагылышлы барлык планнар штат режимында тормышка ашырыла. Сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә, һәм бу юнәлештә эш дәвам ителәчәк.

Егетләр  район башлыгына  теләкләре һәм үтенечләре белән мөрәҗәгать иттеләр, кемдер «УАЗ» маркалы автомобильне сорады, кемдер торак-коммуналь хуҗалык һәм фатирны милеккә рәсмиләштерү сораулары белән мөрәҗәгать итте. Рәгать Хөсәенов ышандырганча, бер генә мәсьәлә дә игътибарсыз калмаячак һәм  мөмкин булган барлык чаралар күреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International