Бүген Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Ситдыйковлар Шакир Салих улы һәм Рим Мостафа кызын хөрмәтләделәр. Алар - ярты гасыр бергә!
Алар 1973 елның 29 декабрендә Татар АССРның Лениногорск шәһәре ГХАТ бюросында үз мөнәсәбәтләрен законлаштыралар.
Бәхетле юбилярлар «Мендельсон маршы» көенә керделәр һәм Лениногорск районы юбилярларының мактаулы китабына үз имзаларын куйдылар.