2024 елның 5-9 февралендә Алабуга шәһәрендә «Алабуга-skills»ачык республика һөнәри осталык конкурсын уздыру турында хәбәр итәбез

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2024 елның 5-9 февралендә Алабуга шәһәрендә эшче һөнәрләрне популярлаштыру, яшьләрдә сайланган һөнәр белән кызыксынуны үстерү һәм үз тармакларында иң яхшы белгечләрне ачыклау максатыннан «Алабуга-skills» (алга таба – Конкурс) ачык республика һөнәри осталык конкурсын уздыру турында хәбәр итә.

2023 елда конкурс 22 номинация буенча гамәлгә ашырылды һәм Татарстан Республикасының 22 районында урнашкан 94 предприятиедән үз эшенең 300дән артык белгечен берләштерде.

2024 елда Конкурс Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан 24 номинация буенча үткәрелә. Финалистларны бүләкләү республика масштабындагы тантаналы чаралар кысаларында узачак.

Катнашу өчен гаризалар 2024 елның 29 гыйнварына кадәр электрон адрес буенча кабул ителә: konkursalabuga@mail.ru. элемтә телефоны: 8(85557)4-48-95,4-48-97.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә Алабуга муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган: http://xn--80aacgcdh2cyaav6b.xn--p1ai/alabuga-skills-konkurs-professional-nogo-masterstva.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International