ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

«Логос» үзәге педагог-психологлары 8нче мәктәптә “Бер –береңә карата толерантлы мөнәсәбәт” темасына чара үткәрде. Балалар кызыксынып төрле уеннарда катнашты, шул ук көнне белгечләр политехник колледжда әлеге темага лекция укыды.

12 ноябрьдә Шөгердә авыл яшьләре командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Барлыгы 8 команда катнашты.

МЧС көнкүреш газы белән сак булыгыз, газ приборлары белән эш иткәндә барлык куркынычсызлык чараларын үтәгез, дип кисәтә. Ел саен газ җиһазларны белгечләр тарафыннан тикшертү кирәклеген дә онытмагыз.

Лениногорск районы Тукмак авылы турында “Хәтәр җилләр эзсез калмас” дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.

Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе, бозның   калынлыгы   10 сантиметрдан ким булмаган очракта гына   кеше өчен куркынычсыз булып санала, дип хәбәр итә.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

20 ноябрьдә лениногорскилылар географик диктант язачак. Ул Россиянең   85 регионында үтә. Татарстанда диктант язу өчен 8 мәйданчык оештырыла, шуның берсе Лениногорскида. Акциянең төп принципларының берсе – анонимлык.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия буенча татарстанлылар зур этнографик диктантны бик яхшы язган, 85 регионны узып киткәннәр. Республика буенча уртача балл 81,3.   Беренче өчлектә шулай ук Кабардино-Балкар Республикасы (73,8 балл) һәм Смоленск өлкәсе   (71,9 балл).

14 - 25 ноябрь аралыгында   Лениногорск районы территориясендә “Үлем белән кайда саталар, хәбәр ит” акциясенең икенче этабы үтә. Аның максаты-наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәмәгатьчелекне тарту.

Республика буенча Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлеге 17 ноябрьдә чираттагы бердәм консультация көне үткәрә. Аның максаты халыкка күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү тәртибен аңлату.

Сез үзегезгә катлаулы һөнәр сайлагансыз. Тәртип һәм законны саклау – бик мактаулы эш. Хезмәтегезне намуслы башкаруыгыз сәбәпле, район һәм шәһәр халкы тыныч шартларда яши һәм эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International