ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ПҮФИ) үзенең рәсми сайтында   (http://www.fipi.ru/ege-i-gve-11/demoversii-specifikacii-kodifikatory) 2017нче елда 14 фәннән бердәм дүләт имтиханының КҮМ төзелешен һәм эчтәлеген регламентлаучы документларны бастырды. Бу - күрсәтү вариантлары, кодификаторлар һәм спецификацияләр.

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесе (20 ноябрь, 2016 ел), дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча, аны алты айга бер тапкырдан да сирәгрәк тикшерергә тиеш түгелләр. Аны тикшерү хезмәт күрсәтүчегә йөкләнә.


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген шәһәребездә ун сугыш ветераны толына, тыл хезмәтчәненә өр-яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар.

Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә шагыйрь, әдәбият галиме, профессор Әнвәр Шәрипов үзенең юбилей кичәсен лениногорскилылар, әдәбият сөючеләр белән бергә үткәрде.

Мэриянең актлар залында район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе үтте.

Шушы көннәрдә шәһәребезнең Теннис Холлында "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" исемле чара узды. Әлеге бәйрәмне 1 нче ТОС һәм "Теннис Холл" бергәләп әзерләгән. Катнашучыларны Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 1нче ТОС рәисе Ринат Миннегаләмов сәламләде.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Дуслар янында” дигән кич утыру Мәдәният сараенда 12 ноябрьдә үтте. Ул көнне җыр-моң сөючеләрне "Надежда" ветераннар хоры үз янына туплады.  

«Логос» үзәге педагог-психологлары 8нче мәктәптә “Бер –береңә карата толерантлы мөнәсәбәт” темасына чара үткәрде. Балалар кызыксынып төрле уеннарда катнашты, шул ук көнне белгечләр политехник колледжда әлеге темага лекция укыды.

12 ноябрьдә Шөгердә авыл яшьләре командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Барлыгы 8 команда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International