Республика буенча Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлеге 17 ноябрьдә чираттагы бердәм консультация көне үткәрә. Аның максаты халыкка күчемсез милеккә хокукны рәсмиләштерү тәртибен аңлату. Анда Кадастр палатасы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, архитектура бүлеге, салым инспекциясе, пенсия фонды, опека һәм попечительлек белгечләре катнашачак. Адресы: ТР, Лениногорск, Тукай урамы 7 нче йорт.
Телефон : 5-44-59