Лениногорск районы Тукмак авылы турында “Хәтәр җилләр эзсез калмас” дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.
Китапны шушы авылда туып үскән, фронтовик-шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, күп кенә китаплар авторы Касыйм Тәхау язган.Чараны алып баручы, китапханә хезмәткәре Тәслимә Рәфыйкова китап эчтәлеге белән таныштырды. Китапта исемнәре телгә алынган кайбер якташлар үзләре дә катнашты, чыгыш ясадылар.