Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе, бозның калынлыгы 10 сантиметрдан ким булмаган очракта гына кеше өчен куркынычсыз булып санала, дип хәбәр итә. Ә ноябрь башындагы җылы һава торышын искә төшерсәк, боз янына якын да килергә ярамаганлыгы көн кебек ачык.
Көннәр бераз салкынайтса да, боз ныклап туңды дигән ышаныч юк әле. Мәсәлән, киләсе атнада һава температурасы якынча көндез 10 градустан, төнлә 13 градустан түбән төшми. Шуңа боз тирәсенә якын килми торуыгыз хәерлерәк булыр.
Әгәр инде бәхетсезлеккә очрасагыз, яисә шундый очракны күрсәгез: тиз арада “01” гә, кесә телефоныннан “112” гә шалтыратыгыз.
Белеп торыгыз
- Бозның калынлыгы 10 сантиметрдан ким булырга тиеш түгел;
- Аның калынлыгы төрлечә булуын белеп торыгыз: яр кырыенда, туңган әйберләр янында ул юкарак.
- Боз чатнаса, тизрәк чыгып китү ягын карагыз.
- Ныклыгын сикереп тикшермәгез.
- Яныгызда ныклы бау булу комачау итмәс.
Сезнең ярдәмегез кирәксә
Озын таяк алыгыз, шарф һәм киемнәрдән бау ясасагыз да була.
Коткару өчен бәла урынына үрмәләп барыгыз.
Берничә метрда туктап батучыга бау ташлагыз
Аны әкрен генә тартып барып, ярга чыгыгыз.