20 ноябрьдә лениногорскилылар географик диктант язачак. Ул Россиянең 85 регионында үтә. Татарстанда диктант язу өчен 8 мәйданчык оештырыла, шуның берсе Лениногорскида. Акциянең төп принципларының берсе – анонимлык.
Лениногорскида диктантны 11нче гимназиядә язачаклар ( Кутузов урамы, 2нче йорт), сәгать 12.00 дә башлана.