Район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков Үзбәкстаннан күчеп кайтырга мәҗбүр булган гаиләгә торак алу өчен сертификат тапшырды.
Хәзерге вакытта дәүләт порталы хезмәтендә uslugi.tatarstan.ru түбәндәгеләр буенча электрон заявка бирергә була:
1 ноябрьдән “Халык участок инспекторы” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы башланды. Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү «Комсомольская правда» (www.kp.ru) сайтында 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Республика Арбитраж суды карары буенча, Шөгер авылында урнашкан "Исток" кибете, Тимәштәге "Бытовая химия" кибете хуҗалары лосьон дип "фаефурик" сатып яткан өчен 10000 сум штрафка тартылган.
Мәдәният сараенда район башлыгы Кубогына шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасы узды.
8 - 18 ноябрьдә “Логос” үзәгендә профилактик характердагы чара үтә, ул “Үлемне кайда саталар, хәбәр ит” наркотикларга каршы акциясенең икенче этабына багышланган.
Шушы көннәрдә мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә республика Хөкүмәте грантларына ия булучылар билгеле булды, алар арасында безнең хезмәттәшебез дә бар, дип шатлыклары белән уртаклаштылар үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан.
Сугыш һәм хезмәт ветераны Воронович Нина Тарасовна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул безнең шәһәргә 50нчы елларда килеп урнаша, җылылык челтәрләре конторасында бригадир булып эшли.
Ивановка авылында мәчет ачылды. Бәйрәмгә кунаклар килде, авыл халкы җыелды. Әлеге авылдагы изге йорт төзелә башлауга дистә елдан артык вакыт үткән. Аны башлаучы, башыннан ахырына хәтле оештырып йөргән кешесе Туктаргали агай Талипов.
4 ноябрьдә «Пирамида»да «Безнең йорт – Татарстан” этномәдәни фестиваленең гала-концерты үтте. Бездән сайлап алу турын үткән «Сарвиназ» ансамбле (җитәкчесеГалимова Р.А.) солистлар – Гыйззәтуллин Раил, Рахманова Ләйсән, Галләмова Илгиза, Сафин Илдар, Мәгсумова Азалия һәм Акопян Мария катнашты, аларга дипломнар тапшырылды.