Мэриянең актлар залында район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе үтте. Көн тәртибенә куелган беренче сорау буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлфия Арсланова чыгыш ясады. Ул депутатларны отчет чорда ирешелгән төп күрсәткечләр һәм фаразланучы күрсәткечләр белән таныштырды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин депутатларга район һәм шәһәрнең бюджет проектын тәкъдим итте. Консолидированный бюджетның керем һәм чыгым өлешләре 1569,5 млн. сум күләмендә булыр дип фаразлана, муниципаль район бюджеты 1348,3 млн. сумлык, шәһәр бюджеты 221,2 млн. сумлык, шулай ук авыл җирлекләре бюджетлары дефицитсыз буларак планлаштырыла.
Сессия ахырында Урдалы авылы җирлеге башлыгы Мөсәвир Мостафинга республика муниципаль берәмлекләре Советының Мактау Грамотасы тапшырылды.
Әлеге бүләккә ул җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәлелеген арттыру, күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.