Шушы көннәрдә шәһәребезнең Теннис Холлында "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" исемле чара узды. Әлеге бәйрәмне 1 нче ТОС һәм "Теннис Холл" бергәләп әзерләгән. Катнашучыларны Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 1нче ТОС рәисе Ринат Миннегаләмов сәламләде.
Спорт бәйрәмендә 12 гаилә катнашты. Алар үзләренең җитезлекләрен, бердәм команда булып уйный алуларын күрсәтте.
Азактан барлык катнашучы гаиләләр призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Махсус әзерләнгән торттан да авыз иттеләр.