Лениногорскида шагыйрь Әнвәр Шәриповның юбилей кичәсе узды

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә шагыйрь, әдәбият галиме, профессор Әнвәр Шәрипов үзенең юбилей кичәсен лениногорскилылар, әдәбият сөючеләр белән бергә үткәрде.

Әнвәр Шәрипов Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туса да, дүртенче сыйныфтан соң, аларның гаиләсе безнең районга, Зәй-Каратай авылына күченеп килә. Шунлыктан ул ике районны да якын күрә, кадерле, газиз урыннар аңа. Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Шагыйрьне юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова килде. Ул Рәгать Хөсәенов исеменнән котлау җиткерде, Мактау грамотасы тапшырды. Шулай ук “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибулла, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, Р. Шиһап исемендәге театр режиссеры Мәдинә Сафиуллина, ветеран-укытучы Рәйсә Фәтхуллина, композитор Фәйзи Хөснуллин һәм башкалар юбилярны котлады, матур, җылы теләкләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International