“Дуслар янында” дигән кич утыру Мәдәният сараенда 12 ноябрьдә үтте. Ул көнне җыр-моң сөючеләрне "Надежда" ветераннар хоры үз янына туплады. Очрашу бик күңелле үтте, кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар, аннары артистлар тамашачылар белән бергә җырлар, романслар башкарды, биеделәр.