Лениногорск ветераннарына фатир тапшырылды

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Бүген шәһәребездә ун сугыш ветераны толына, тыл хезмәтчәненә өр-яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар.

Әлеге   йорт Садовая урамы, 8”Б” адресы буенча урнашкан. Тантаналы чарага алар балалары, оныклары белән килгән иде. Ветераннарның шатлыгын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк уртаклашты, исән-сау торырга булсын, дип теләде. Балалар шигырьләре аша өй туйлары белән котлады.

Бер бүлмәле фатирларда барлык уңайлыклар да бар, җылы, якты. Өлкәннәр карап чыкканнан соң, моңа бик шатланды.

2010 елдан бирле гамәлдә булган әлеге “Ветераннарга торак” программасы нигезендә безнең район һәм шәһәрдә 320 ветеран тораклы булган. Фатирга мохтаҗлар исемлегендә җидәү генә калган инде алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International