ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Шәһәребездәге “Исток - Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Елена Ахмеджанова шушы көннәрдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Советында чыгыш ясап кайтты.

Ул көнне Федерация Советы Рәисе Валентина Матвеенко авылда социаль хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр белән очрашты. “Дәүләт тарафыннан халыкның тормыш хәлен яхшыртуга ныклы юнәлеш алынды. Бу бурычны авылда сәламәтлек саклау, белем бирү, социаль өлкә һәм мәдәниятны үстерүне тиешенчә тәэмин итмичә үтәү мөмкин түгел”, - диде ул.

Авыл җирлекләрендә үткән җыеннарда гадәттән тыш хәлләр идарәсе һәм янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

Мәдәният сараенда чуаш кич утырулары үтте, аны “Шура Хуран” фольклор ансамбле оештырды.

Әлмәт фольклор ансамбле дә кунакка килгән иде. Бәйрәмдә чуаш халык йолалары күрсәтелде, җырлар һәм такмаклар башкарылды, уеннар оештырылды.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау эше оештырыла, консультацияләр үткәрелә. Гыйнвар аенда бүлеккә 239 мөрәҗәгать килгән. Аларның 172се кибеттә кимчелеге булган товар сату турында.

Кыш ахыры, яз башы – кошлар өчен азык табу өчен иң авыр чор. Шул уңайдан, “Җимлек яса һәм кошларны ашат” экоквесты үтте. Анда сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты: М. Горький исемендәге паркка җимлекләр элеп, кошларны ашаттылар.  

2-4 февраль аралыгында Мәскәүдә грек-рим көрәше буенча Халыкара турнир узды.

Татарстан җыелма командасы составында лениногорскилы Константин Пикалёв (тренерлары А.З. Сафиуллин, Р.С. Лущиков) чыгыш ясады. 69 кг хәтле авырлык категориясендә Лениногорск көрәшчесе 5  урын яулады.

3 февральдә  иртәнге 7 сәгать 20 минутта МЧС хезмәтенә шәһәрнең Чайковский урамында машина яну турында хәбәр керә. Янгын сүндерелә, сәбәбе транспорт чарасында электр җиһазларының төзек булмавында, ди янгын сүндерүчеләр.

Татарстан территориясендә, шул исәптән безнең муниципаль районда “Кар автомобиле” операциясе 28 февральгә кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге.


3
февраль, 2017 ел
җомга

11 февральдә “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә чаңгы ярышы узачак. Анда предприятиеләр һәм уку йортлары:  «Лениногорскнефть», «Лениногорскгаз» идарәләре «ЛТС», «Ленремсервис» җәмгыятьләре, студентлар һәм теләге булганнар катнаша ала.

Шул уңайдан, республика Росреестры  торакларын хосусыйлаштырырга теләгән гражданнарга хосусыйлаштыру өчен гариза бирергә ашыгырга куша, быелның 1 мартына кадәр бу эшне башкарып өлгерү кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International