“Теркәү турындагы законга” үзгәрешләр кертелде, шул сәбәпле төзүчеләр тәкъдим итә торган документларга да таләпләр артты. Өстәмә тагын нинди документлар кирәк булуы, аларны тапшыру вакытлары турында сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
Шушы көннәрдә муниципаль районның 2016 елдагы эшчәнлеге буенча йомгаклау сессиясе үтте. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Баштан кунаклар берничә объектта булды. Беренче булып, Нефть техникумындагы “Идеяләр остаханәсе” инновация үзәген карадылар.
Лениногорскилылар "Яшьлек" паркында уйнады-күңел ачты Туган якны өйрәнү музее "Гора" туристлык станциясе белән бергә "Яшьлек" паркында кызыклы чара оештырды. Анда мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм теләге булган һәркем катнаша алды.
Быелның гыйнварыннан картлык буенча пенсиягә хокук алу өчен эш стажы 8 елдан да ким булмаска тиеш, ә пенсия баллары 11,4 булу кирәк. Якын арада пенсиягә чыгарга җыенучы гражданнарга эшләп алган хокукының тиешле таләпләргә туры килүе кирәк. Моның өчен пенсия фонды сайтындагы гражданинның шәхси кабинетына керергә һәм пенсиягез белән бәйле мәгълүмат белән танышырга була.
Экология елы уңаеннан һәм балаларда тирә-якка сак караш булдыру максатыннан, Мәдәният сарае шушы көннәрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучы балалар өчен әңгәмә уздырды. Шулай ук конкурс узды, анда катнашырга дип ясап килгән җимлекләр бина каршындагы агачларга эленде.
Көн тәртибенә шәһәр ветераннар советы һәм «Лениногорскнефть» идарәсе җитәкчелегенең ветераннар: сугыш һәм нефть промышленносте ветераны В.Д. Пилипенко һәм Социалистик Хезмәт Герое, нефть промышленносте ветераны А.В. Арестовның исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләләре куелган иде.
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 5,4 процентка артачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге. Безнең республикада бу яңалык 800 меңләп пенсионерга кагылачак. Яңа система нигезендә, картлык буенча пенсия башлыча өч өлештән туплана. Фиксацияләнгән, ягъни бердәй түләү; тупланма өлеш һәм иминият пенсиясе. Фиксацияләнгән түләү бар кеше өчен дә бер үк. 2017 елда ул артып, 4805,11 сум булачак. Иминият пенсиясе исә кешенең пенсия баллары кушылмасына карап җыела. Әлеге балл, яки шәхси пенсия коэффициенты моңа кадәр 74 сум 27 тиен булса, 1 февральдән 78сум 28 тиенне тәшкил итәчәк.
Җиденче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Родионова Е.В.) ЗАГС бүлегендә экскурсиядә булды. Бүлек мөдире Юнысова С.А. экскурсиядән соң, хокукый мәгълүмат та бирде. Укучылар никахларның ничек теркәлүен, архивның ничек оешуы турында белделәр.
1 - 3 февральдә башкалада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионаты үтте. Анда безнең уку йортлары студентлары да катнашты.
Җиңүчеләр арасында нефть техникумы студентлары да бар:
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына гражданнар шикаять бирү тәртибен сорап мөрәҗәгать итә. Аның берничә кагыйдәсе бар: