Лениногорскидан Елена Ахмеджанова Россия Федерациясе Советында чыгыш ясады

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Шәһәребездәге “Исток - Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Елена Ахмеджанова шушы көннәрдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Советында чыгыш ясап кайтты.

Ул көнне Федерация Советы Рәисе Валентина Матвеенко авылда социаль хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр белән очрашты. “Дәүләт тарафыннан халыкның тормыш хәлен яхшыртуга ныклы юнәлеш алынды. Бу бурычны авылда сәламәтлек саклау, белем бирү, социаль өлкә һәм мәдәниятны үстерүне тиешенчә тәэмин итмичә үтәү мөмкин түгел”, - диде ул.

Әлеге чарада Россия регионнарыннан  вәкилләр, шул исәптән Татарстаннан икәү катнаштылар. Шуның берсе - шәһәребездәге “Исток-Башлангыч” учреждениесе директоры Елена Ахмеджанова.

- Арчадагы хезмәттәшем белән икәү бардык, - диде ул. Елена Ивановна чыгыш та ясаган.  Ул Татарстандагы демографик хәл, өлкән яшьтәге кешеләрнең арта баруы турында сөйләгән. Бу уңайдан, социаль хезмәт күрсәтүнең дә сыйфатлы һәм һәркемгә лаеклы булуы турындагы сорауны күтәреп чыккан. Эшләренең яңа формалары – мобиль бригадалар һәм өлкәннәрне компьютер белеменә өйрәтү турында әйтеп үткән.

Очрашу азагында Россия авыл хуҗалыгы министры беренче урынбасары Джамбулат Хаутов министрлык белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен Елена Ивановнага Мактау Грамотасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International