Лениногорск көрәшчесе Халыкара турнирда уңышлы чыгыш ясады

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

2-4 февраль аралыгында Мәскәүдә грек-рим көрәше буенча Халыкара турнир узды.

Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Норвегия, Швеция, Россиядән 476 көрәшче катнашты.

Татарстан җыелма командасы составында лениногорскилы Константин Пикалёв (тренерлары А.З. Сафиуллин, Р.С. Лущиков) чыгыш ясады. 69 кг хәтле авырлык категориясендә Лениногорск көрәшчесе 5  урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International