Лениногорскида һәм районда "Кар автомобиле" операциясе бара

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Татарстан территориясендә, шул исәптән безнең муниципаль районда “Кар автомобиле” операциясе 28 февральгә кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге.

Әлеге чара барышында Гостехнадзор, ДАИ һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздырыла. Тикшерү вакытында машинаның техник күзәтүе, аны теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә, йөртүченең таныклыгы тиешле категориягә туры килү-килмәвенә игътибар бирелә. Декабрь аенда узган шундый чара вакытында 10 кар автомобиленең икесендә кагыйдәләрне бозу очраклары, җитешсезлек ачыкланды. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International