Район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән депутат, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының коллегия утырышында видеоконференция режимында катнашты.
1 февральдә Чайковский шәһәрендә чаңгыда ике төр ярыш буенча Россия Кубогының 7 этабы узды.
Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов катнашты. Анда берничә мәсьәлә каралды. Шуларның беренчесе – район башкарма комитеты җитәкчесенең килешү срогы чыгу сәбәпле, әлеге вазифага кандидатура сайлау иде. Билгеле булганча, бу урында Наил Залаков эшләде. “Әлеге җаваплы вазифада 2 ел бик тиз үтеп китте. Шактый эшләр башкардым дип, мактана алмыйм, ләкин шуны аңлап әйтә алам: алга таба да халык өчен, районны алга җибәрү өчен хезмәт итәргә әзер”, диде ул.
«Лениногорскнефть» идарәсенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр йөзү буенча республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар.
Шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясен күңелле мизгелдән башладылар: Лениногорскиның мактаулы гражданины, нефть промышленносте ветераны Илгизәр Харисович Гәрәевка озак еллар нәтиҗәле эшләве, җәмәгатьчелек эшчәнлеген актив алып баруы, шәһәр һәм районның социаль үсешенә өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы тапшырылды.
Көнкүрештә кулланылучы газ куркыныч, дип хәбәр итә Лениногорк буенча янгын күзәтчелеге бүлеге. Шуңа аны урнаштыру һәм куллануда аеруча сак булырга кирәк. Янгын куркынычсызлыгының барлык кагыйдәләрен үтәгәндә газ плитәләре һәм котеллары сезгә озак хезмәт итәчәк. Төзек булмаган плитәдән файдалану, кагыйдәләрне үтәмәү – киресенчә, кеше тормышы өчен аяныч тәмамланырга мөмкин. Сак булырга киңәш итәбез.
16 - 31 гыйнвар аралыгында районыбыз авыл җирлекләрендә җыеннар узды. Җыелышта район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, Башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, шәһәр прокуроры Петр Гринь, полиция начальнигы Александр Мищихин, социаль яклау, пенсия фонды һәм башка хезмәтләр вәкилләре катнашты.24 авыл җирлеге башлыгы, район башлыгы үзе узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты, 2017 елга планнар белән таныштырды. Халык җыеннарга актив йөреде, борчыган сорауларын да бирде.
Теләсә-кайда калдырылган машиналар башка техникага подъезд янына якын килергә комачаулык тудыра, ул үз чиратында янгын-фәлән килеп чыкса, бик аяныч тәмамланырга мөмкин.
2017 елның 31 гыйнвар көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында МБГИ 12 нче номерлы лицей укучылары өчен белемне арттыру экскурсиясе оештырылды.
Эшмәкәрләр мәҗбүри пенсия һәм медицина иминияте өчен взнослар Россия Салым Кодексының 430нчы маддәсе 1нче пункты буенча билгеләнә (пп. 2 п. 1 ст. 419, п. 1 ст. 430 НК РФ). Әлеге кагыйдәләр крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыкларына кагылмый. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укып белегез.