Авыл җирлекләрендә үткән җыеннарда гадәттән тыш хәлләр идарәсе һәм янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Алар янгыннар белән бәйле хәл, аның сәбәпләре турында сөйләделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр, янгын чыккан очракта шалтырату өчен телефон номерларын бирделәр, дип хәбәр итә бүлек инспекторы Андрей Галилеев.