22 февральдә 13 нче ТОС һәм 4нче мәктәп Май чабу бәйрәмен үткәрделәр. Балаларны мәктәп директоры Юрий Гаврилов котлады, теләкләрен җиткерде.Ул 4нче мәктәп территориясендә үтеп, анда 180 бала катнашты. Алар өчен уеннар, конкурслар оештырылды, ахырдан карачкы яндырдылар.