Бу уңайдан, республика Росреестры «Ассоциация кадастровых инженеров Поволжья» оешмасы белән берлектә, 250дән артык кадастр инженеры өчен семинар үткәрде. Аның барышында катнашучыларга әлеге электрон сервисның презентациясе тәкъдим ителде. Кадастр инженерларының фикерләре буенча, ул киң функционалга ия һәм бик файдалы.
Әлеге электрон сервиска Росреестр сайтына кереп теркәлергә була: rosreestr.ru.