Салым түләүченең шәхси кабинеты - мәгълүмати ресурс, ул Россия Салым хезмәтенең рәсми сайтында урнашкан һәм салым түләүчеләр һәм салым органнарының бурычлары һәм вазифаларын тормышка ашыру өчен хезмәт итә. Әлеге электрон сервистан файдаланучылар салым хезмәтенә килмичә генә 2016 елгы керемнәренә декларация үткәрә ала.
Хөрмәтле салым түләүчеләр, физик затлар кеременә салым салу буенча декларация тапшыру вакыты 2017 елның 2 маенда чыга.