Хезмәт законнары бозу очракларын ачыклау максатыннан, гражданнар "Халык контроленә" мөрәҗәгать итә ала. Әгәр рәсми рәвештә эшкә алмасалар, хезмәт хакын "конвертлата" түләү булса, https://uslugi.tatarstan.ru/ языгыз.
Масленица бәйрәме - кышны озатып язны каршы алу. Бу бәйрәм иң күңелле, туклыклы һәм берничә көн дәвамына сузылган халык бәйрәме. Бу көннәргә язылышу датасын билгеләү үзенә бер истәлекле. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә бу бәйрәм атнасында барлыгы 12 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде.
Үткән атнада Можга шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында лениногорскилылар уңышлы чыгыш ясады.
Безнең көрәшчеләр: үз авырлык категорияләрендә Егор Илюхин II урын, Кирилл Маркин III урын алды.
Шәһәрнең Түбән сулыгында Май чабу бәйрәме узды. Халык күп җыелган иде. Аларны район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады. Сәхнәдә артистлар чыгыш ясады, төрле уеннар оештырылган иде. Теләге булганнарны атларда йөрттеләр.
22 февральдә 13 нче ТОС һәм 4нче мәктәп Май чабу бәйрәмен үткәрделәр. Балаларны мәктәп директоры Юрий Гаврилов котлады, теләкләрен җиткерде.Ул 4нче мәктәп территориясендә үтеп, анда 180 бала катнашты. Алар өчен уеннар, конкурслар оештырылды, ахырдан карачкы яндырдылар.
«Исток-Башлангыч» үзәге үзе хезмәт күрсәтүче гражданнар өчен «Среда – Лакомка» чарасын үткәрде. Мәдәни оештыручы әлеге бәйрәм белән таныштырды, аннан коймак белән сыйландылар. Һәркемнең күңеле булып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
Шәһәр һәм авыл китапханәләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар үтте. Алар үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатында оештырылды. Аның уен һәм конкурс, викторина формасында үткәрелгәннәре бар иде.
Бу уңайдан, республика Росреестры «Ассоциация кадастровых инженеров Поволжья» оешмасы белән берлектә, 250дән артык кадастр инженеры өчен семинар үткәрде.
Бәйрәм көнендә шәһәребездә Кекусинкай каратэ буенча республика беренчелеге узды. Ул Социалистик Хезмәт Герое Михаил Гринь истәлегенә багышланган иде.
Зур тормыш юлын башлап китүләренә ун ел тулу - яшь гаилә өчен беренче зур юбилей. Бу көнне туганнар, дуслар белән билгеләп үтү үзенә бер зур бәйрәм. 2017 елның 22 февраль көнендә Ваничев Виталий белән Виктория гаиләсен тантаналы рәвештә ГХАТ бүлеге белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы котлап узды.